Дәүләт Советының битараф депутатлары барланды

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Дәүләт Советының рәсми сайтында дүртенче чакырылыш депутатларының парламент утырышларындагы активлыгын күрсәтә торган махсус документ урнаштырылды. Аның белән укучыларыбызны да таныштырабыз.

 
 
 

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның парламент утырышына йөрү-йөрмәүләрен һәрвакыт игътибар үзәгендә тота. Үз хезмәтенә салкын караучы депутатларга берничә мәртәбә шелтә дә белдергәне булды аның.

 
 

Шушы көннәрдә Дәүләт Советының рәсми сайтына дүртенче чакырылыш депутатларының парламент эшчәнлегендә ни дәрәҗәдә актив катнашканлыгын күрсәтә торган мәгълүмат урнаштырылды. Документ парламентның комитетлар эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм стенографик хисаплар ярдәмендә төзелгән.

 
 

Әлеге статистика 2009 елдан алып 2014 елның июль аена кадәрге вакыт аралыгын үз эченә алган. Шушы вакыт эчендә Татарстанның Дәүләт Советы барлыгы 53 утырыш уздырырга өлгергән.

 
 

Парламент эшчәнлегендә аеруча аз катнашкан депутатларның исем-фамилияләрен кызыл һәм сары төсләр белән күрсәткәннәр. 98 депутатның бишесе Дәүләт Советының 20дән артык (!) утырышында катнашмаган. “Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсе генераль директоры Равил Җиһаншин исә, гомумән дә, 30 утырышта булмаган. Ул исемлекнең беренче урынында тора.

 
 

Сары төс белән билгеләнгән депутатлар саны – 22. Бу - 10-20 утырышны калдырган депутатлар. Күбесе – эре компанияләрнең генераль директорлары.

 
 

Шунысы да бар – депутатларның яртысыннан артыгы Дәүләт Советына бер генә закон проекты да кертмәгән. Утырышларда чыгыш ясамаган депутатлар да бихисап. Хәер, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент әгъзаларының барысының да закон проектлары әзерләп, чыгыш ясавы яклы түгел. Җитәкче сүзләренә караганда, депутатларның күбесе комитетларда актив эшли.

 
 
 
 
http://intertat.ru/tt
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International