Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр арасында алкоголь белән агулану очраклары теркәлүе дәвам итә. 2014 елның беренче яртыеллыгында мондый аянычлы хәлләр, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 6 очракка арткан.
Быел балалар арасында алкоголь продукцияләрдән агулануның 21 очрагы теркәлгән: Казанда (8), Чаллыда (6), Сарманда (2) һәм Кукмара, Алабуга, Бөгелмә, Теләче белән Алексеевск районнарында берәр очрак булган. 5 очракта өч яшькәчә бала зыян күргән. Монда беренче чиратта ата-аналарның игътибарсызлыгы турында сүз бара. Сабыйлар лосьон, хуш-буй, һава сафландыргыч һәм агачка сеңдерелә торган сыекчалардан “авыз иткән”.
Яшүсмерләр арасында исә 2014 елның 6 ае эчендә алкогольдән агуланунының 4 очрагы билгеле. 2се – Лениногорск районында, калган икесе – Казан һәм Әлмәттә. Үткән елның шушы чорында 7 очрак ачыкланган булган. Бәхеткә, үлем-китемнәр юк.
Гомумән алганда, Татарстанда соңгы ярты елда алкоголь продукциядән агулану очраклары 15 процентка кимегән. Шушы вакыт эчендә 722 хәл теркәлгән (2013 елда – 794).
Алкоголь продукциясенең законлы әйләнешен контрольдә тоту максатында Россия кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе быел республикада 463 сәүдә оешмасын тикшерергә өлгергән. Алкоголь продукция сату тәртипләрен бозган өчен барлыгы 408 мең 400 сумлык 192 административ штраф сугылган.