ТР Үзәк сайлау комисиясенең чираттагы утырышында ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат булучылар өчен эфир вакытын жирәбәгә салу тәртибен карадылар.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе урынбасары Валентина Каменькова хәбәр иткәнчә, кандидатларны бер мандатлы округлар һәм партия исемлекләре буенча теркәп бетергәннән соң, ягъни сайлауларга 30 көн кала, жирәбә үткреләчәк. Быел ул 11-14 августка туры килә.
Жирәбә үткәрү урыны һәм вакытын Үзәк сайлау комиссиясе билгели. Быел бу чараны 13 нче августта “Казан” милли - мәдәни үзәгендә иртәнге 10да үткәрергә ниятлиләр. Жирәбә башта партия исемлекләре, аннан бер мандатлы округлар буенча уздырылачак.
Валентина Каменькова жирәбәдә катнашачак теле- һәм радиокомпанияләрне дә санап үтте. Алар арасында “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалы һәм «Яна гасыр» радиосы, «Татарстан» ДТРКсы, «Россия 24» телеканалы һәм «Радио России» радиосы.
ММЧда агитация чаралары 16нчы августта башлана. Закон тарафыннан агитация материаллары эфирда көнгә 30 минуттан да күп бирелергә тиеш түгел һәм аларны эш көннәрендә генә күрсәтергә мөмкин. Эфир вакытының яртысы түгәрәк өстәл һәм дебатларга бүлеп биреләчәк. Әмма дебатларның вакыты 5 минуттан кимрәк икән − ул үткәрелми.
Бушлай эфир вакытыннан тыш, депутатлыкка кандидатлар телерадиокомпаниягә акча түләп, эфир вакытын сатып ала ала. Сатып алынган эфир вакыты, бушлай бирелгәненнән, ике тапкырга күбрәк булырга мөмкин. Түләүле эфир өчен дә депутатлыкка кандидатлар гариза бирергә тиеш, дип белдерде Валентина Каменькова.