16-17 августта Болгар музей-тыюлыгында “Бөек Болгар” исемле тарихи фестиваль узачак. Фестивальдә Россиянең 30дан артык төбәгеннән килгән тарихи реконструкция клублары вәкилләре катнашачак.
Чарада 200 кеше ярдәмендә урта шасырның тарихи сугыш күренешләре оештырылачак. Аны 10 мең тамашачы күзәтә алачак. Фестивальгә Казахстан, Самара, Саратов, Түбән Новгород, Мәскәү һәм башка төбәкләрдән реконструкторлар килер дип көтелә.