Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев гает намазында катнашты

2014 елның 28 июле, дүшәмбе
28.07.2014

Бүген, 28 июльдә районның 43 мәчетендә Ураза бәйрәменә багышлап гает намазы укылды. Җәмигъ мәчетендә бәйрәм намазын, вәгазьләрне район мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин алып барды. Гает иртәсендә район башлыгы Фаил Камаев җәмигъ мәчетендә булып,  мөселманнарны бәйрәм белән котлады.

Мөхтәсиб руслан хәзрәт Мортазин үз вәгазендә ата-аналарга, күршеләргә яхшы мөнәсәбәт турында  сөйләде һәм башка социаль мәсьәләләргә тукталды. Бәйрәм көнне гает намазы укылды, хөтбә әйтелде. Шунда ТР Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавы ирештерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International