Иң элек район мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин уразаларны матур узуын билгеләп үтте, һәм шундый изге мәҗлесләр оештырган өчен җитәкчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Аннан Коръән сүрәләре укылды, ил-көнгә тынычлык, бәндәләргә саулык теләп догалар кылынды.
Район башлыгы Фаил Камаев та дин әһелләренә активлыклары, дин эшен матур, пөхтә алып барганнары өчен рәхмәтен җиткерде, һәммәсенә саулык-сәламәтлек теләде.