Бүген Россия Президенты Россия мөселманнарын Ураза гаете белән котлады.
“Мөселманнар өчен төп, әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе Ураза гаете изге Рамазан ае тәмамлануын аңлата, ул дин вәкилләрен исламның рухи һәм әхлакый чыганакларына юнәлдерә. Элек-электән ул изге гамәлләр кылу һәм мохтаҗларга ярдәм итү белән билгеләнелә, кешеләрнең камиллеккә ирешүләрен гәүдәләндерә.
Россиянең мөселманнар җәмгыяте ил тормышында актив катнаша, конфессияара диалогны үстерүгә әһәмиятле өлеш кертә, хәйриячелек һәм агарту, үсеп килүче буынны тәрбияләү эшләрендә дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Безнең илебезнең бай мәдәни, рухи мирасын сакларга ярдәм итә”, - диелә, аерым алганда, дәүләт башлыгы сайтында бастырылган котлау текстында.