Бүген, 25 июльдә Актаныш спорткомплексында Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Шамил Латыповны лаеклы ялга озату кичәсе булды.
Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев катнашты. Ул юбилярны ихластан котлаганнан соң, аңа ТР Яшьләр эше һәм спорт министрлыгының “ Татарстан Республикасында физкультура һәм спортны үстерүдә казанышлары өчен” күкрәк билгесен һәм истәлекле бүләкләр тапшырды