“Урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм производствода хәвефсезлек таләпләрен үтәү” айлыгы башланды

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Бу чорда эш урыннарында хәвефсезлек мәсьәләләре аеруча күз уңында булачак. Төп игътибар техниканың төзеклегенә, комбайннарда, башка машиналарда аптечкалар һәм ут сүндерү җайланмалары булдыруга юнәлдерелә. Шулай ук урып-җыюда катнашучы эшчеләр белән чираттан тыш инструктаж үткәрү, аларны махсус эш киемнәре һәм саклану чаралары белән тәэмин итү дә гаять мөһим. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә төзелгән махсус комиссия хуҗалыкларда хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек таләпләре үтәлешен даими тикшереп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International