Беренче икмәкне каршы алдылар

2014 елның 23 июле, чәршәмбе

23 июль көнне район үзәгендә һәрелдагыча, урып-җыюның тәүге көннәрендә зурлап каршы алган “Кызыл олау“ тантанасы узды. Район хуҗалыкларыннан беренче икмәкне төяп төшкән йөк машиналары бер-бер артлы үзәк мәйданнан узып икмәк кабул итү предпреятиясенә юл алдылар.

 
 

–Актаныш районы гомер-гомергә икмәк үстерү белән дан алган. Икмәктән дә кадерле нәрсә юк, аның бәһасы юк. Бүген инде төп максат булганны югалтуларсыз җыеп алу. Быелгы ел әлеге хезмәттә аеруча зур җаваплылык таләп итә,–дип искәртте район башлыгы Фаил Камаев һәм ихлас күңелдән игенчеләребезгә рәхмәтләрен җиткерде. Көнне төнгә ялгап кырларда хезмәт куючыларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов белән Актаныш икмәк кабул итү предприятиясе җитәкчесе Хәйдәр Нурымов та кайнар тәбрикләделәр.

 
 

Узган елның шушы чорында игенчеләребез тарафыннан урып-җыю хезмәтенең 6 проценты үтәлгән иде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International