Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете намазының вакыты

2014 елның 22 июле, сишәмбе

Быел Ураза бәйрәме 28 июльгә туры килә. Бу көнне барлык Татарстан мәчетләрендә Гает намазы укылачак. 4 сәгать 50 минутта сүрә- догалар укылачак, 5 сәгать 20 минутта- Гает намазы, 5 сәгать 30 минутта- хөтбә, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

 

Казанда төп бәйрәм намазы Кол Шәриф мәчетендә укылачак. Анда 4 сәгать 50 минутта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь сөйли башлаячак. ТНВ каналыннан трансляцияләнеп барачак. Аның кабатлавы көндезге 11 сәгатьтә дә булачак.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International