28 июльдә Татарстанда бәйрәм көне дип игълан ителде

2014 елның 22 июле, сишәмбе

28 июльТатарстанда бәйрәм көне дип игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.Ураза бәйрәме, “Татарстан Республикасындә бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы” ТР Законы нигезендә бәйрәм көне дип санала. ТР Президентының “2014 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турындагы” Указы нигезендә Ураза бәйрәме 28 июльдә билгеләп үтелә.

Шулай итеп, дүшәмбе 28 июль Татарстанда бәйрәм көне дип санала.

www.tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International