21 июль көнне Чалманарат авылы үзешчәннәре Бурсык авылы тамашачысына “Моңнар кайтсын авылга” дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим итте . Бу чара "2014 -Мәдәният елы" уңаеннан авыл үзешчәннәренең җәйге чорда " Авылымның җәйге кичләре” дип исемләнгән эстафета-концерт кысасында оештырылды. Концерт барышында ялгыз җыр , парлы бию, нәфис сүз, гармунчылар Марданов Әфка, Зарипов Айратларның чыгышы тыңланды. Чалманарат үзешчәннәре эстафетаны Бурсык авылы үзешчәннәренә тапшырдылар.
Бурсык авыл китапханәчесе Нуриәхмәтова Рәйсә