Бүген, 18 июльдә “Таң” хуҗалыгы басуында район башлыгы Фаил Камаев катнашында 2014 елгы урып-җыю кампаниясенең башлануына багышланган күчмә семинар-киңәшмә булды. Анда хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре, комбайнчылары, район агросәнәгать оешмалары, хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты.
Быелгы урып-җыюның үзенчәлеге шунда: басуларда игеннәрнең тигезсез өлгерүе күзәтелә. Шул уңайдан район хуҗалыкларына аеры урып-җыярга кирәк булачак, бу уракның темпын акрынайтырга мөмкин.Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, семинар-киңәшмәне ачканда, катнашучыларга мөрәҗәгать итте:
-Арыш басулары күзгә күренеп өлгерә. Яздан матур гына чыкса да, майдагы эсселек, корылык үзенекен итте. Сирәк урыннарда чүп үлән басты, эт эчәгесе тартып ега, астан арышның икенче каты күтәрелә. Кыскасы, җиңел булмаячак быелгы урак өсте. Без бүген бирегәшушы хәлдән чыгу юлларын эзләргә җыелдык.
Семинарда катнашучылар 6 технологик мәйданчыкта быелгы урып-җыюныә үзенчәлекләре һәм таләпләре белән таныштылар.
Фаил Камаев, хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, урып-җыюны вакытында тәмамлау өчен эшкә ашыгыч төстә керешергә кирәк, дип белдерде:
– Эленке-салынкы эшләргә вакыт юк, киләсе атнада үк басуларга чыгарга кирәк. 43 комбайнчының штурвалга беренче тапкыр утыруы да борчылу тудыра.
Киңәшмәдә аерым игътибар куркынычсызлык техникасын һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә, шулай ук ашлык складларының торышына да бирелде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)