Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында хәбәрләрне мобиль кушымта белән җибәрергә мөмкин

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан хөкүмәте гражданнардан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында хәбәрләр алу өчен “Халык инспекторы” дәүләт мәгълүмати системасы булдыру планын раслады.

Татарстан кешеләре үзләренең хәбәрләрен, мобиль кушымтада (татарча яки русча) махсус форма тутырып җибәрә алалар. Административ тәртип бозу турында хәбәр көн дәвамында каралачак.

 
Бу система Татарстанда көз көне эшли башлар дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International