“Сәләт” III Халыкара яшьләр уку-укыту форумының рәсми ачылу тантанасы булды

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
 

 «Сәләт» III Халыкара яшьләр форумының рәсми ачылу тантанасы булды. Ачылышта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, ТР Фәннәр академиясе Президенты Мәгъзүм Салахов, Казан ИТ-паркы директоры Антон Грачев, Алексеевск муниципаль район башлыгы Владимир Козонков һәм «Сәләт» Татар республикакүләм яшьләр иҗтимагый фонды генераль директоры Җәүдәт Cөләйманов катнаштылар.

 

Тантананы ТР Фәннәр академиясе вице-призиденты, «Сәләт» Татар республикакүләм яшьләр иҗтимагый фонды генераль директоры Җәүдәт Cөләйманов ачып: «Республикабызда – актив, сәләтле яшьләр! Сез елдан-ел күбәясез! Без моның өчен дә бик шат!» - диде.

 

Катнашучыларны Татарстан Республикасы хөкүмәте исеменнән министр Рафис Борһанов сәламләде. Ул аларга актив эшчәнлек, киләчәктә зур уңышлар теләде. «Сәләт» белән без инде күптән эшлибез. Моңа охшаш чаралар яшьләребез үсеше өчен бик мөһим. Яшьләр республикага үз өлешләрен кертә алсын өчен, мондый вакыйгалар булып торачак», - диде Р.Борһанов.

 

«Яңа технологияләр процессны алга өнди. Татарстан Республикасында ИТ-проектлар күп булдырыла. Аларның яшьләр тарафыннан ясалуы аеруча шатландыра. Яңа буынның башка илләргә китү теләге тумас өчен, без монда, Татарстанда, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә яңарышлар кертәчәкбез, булганнарының сыйфатын яхшыртачакбыз, - диде Казан ИТ-паркы директоры Антон Грачев. - Татарстан Республикасында яшьләр өчен бик күп проектлар булдырыла. Яңа технологияләр алгарышка өнди. Яшьләргә ярдәм итү, аларның башка илләргә китү теләге урынына безнең илдә калу өчен барысын да эшләячәкбез!» – дип ышандырып куйды директор А.Грачев.

 

Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Казанков, лагерь территориясе тагын да үсәчәк, дип белдерде. Киләчәктә районда ел әйләнәсе эшли торган лагерь төзелүе көтелә.

 

Исегезгә төшереп үтәбез: форум 15 – 20 июль көннәрендә Алексеевск районында урнашкан Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә уза.

 

Җомга көнне, ягъни 18 июльдә форумга Татарстан Республикасы югары җитәкчелеге килүе көтелә.

 

“Татар-информ”га бу хакта “Сәләт” халыкара яшьләр уку-укыту форумы матбугат үзәгеннән хәбәр бирделәр.

 
“Татар-информ”  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International