“Түгәрәк уен” һәм “Арт-Мәдхия” Болгарда узачак

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

Быел «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивале 27-30 июль көннәрендә Болгарда оештырыла.

 

Аның кысаларында Ураза гаете көнне – 28 июльдә Ак мәчет каршында «Art-Мәдхия» мөнәҗәтләр, бәетләр һәм нәшитләр фестивале үтәчәк. «Түгәрәк уен»га Русиядән 600ләп кеше җыелачак һәм мөнәҗәтләр фестивален алар да күрә алачак, дип көтелә. “Art-Мәдхия» «Зикер. Фикер. Шөкер» шигаре астында узачак.

 

 Урмай авылының «Мишәр» ансамбле һәм Казан шәһәре мәдәният университетының «Җомга көн» ансамбле төп чыгыш ясаучылар булачак. Шулай ук Свердлау, Ульян, Түбән Новгород, гомумән, Русиянең унберләп төбәгеннән катнашучылар көтелә, ди.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International