Ел башыннан бирле Татарстанда 3050 очрак (725е - балалар), Казанда 683 (168е - балалар) очрак теркәлгән.
Талпан тешләп, үткән атнада Казанда 92 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, зыян күрүчеләрнең 15е – балалар, дип хәбәр итә башкала мэриясе матбугат хезмәте.
Атна дәвамында республика буенча бөҗәкләрнең кешеләргә һөҗүме буенча 263 очрак теркәлгән, аларның 65е – балалар. Гомумән, ел башыннан бирле Татарстанда 3050 очрак (725е - балалар), Казанда 683 (168е - балалар) очрак теркәлгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бөҗәкләр тарафыннан тешләнү очраклары шактый арткан: ТР буенча 2013 елда 2123 очрак булса, Казанда – 387.
Андый бөҗәкләрнең 596сы тикшерелгән, шуларның 300е кешедән алынган. Талпан энцефалитына уңай нәтиҗә күрсәткән 24 талпан табылган, аларның 4се – Казанда. ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе шундый белешмә бирде.
“Татар-информ”