10 партия ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашырга теләк белдерде

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

Бүген Казанда ТР Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

 

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе чараны ачканда билгеләп үткәнчә, V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны һәм кандидатлар исемлеген тәкъдим итү һәм теркәү тәмамланган көнгә кадәр төгәл ике атна калып килә.

 

“Республикада тәкъдим итү процессы бара, мин актив дияр идем, закон таләпләре нигезендә, ачык һәм халыкка мәгълүм рәвештә. ТР Үзәк сайлау комиссиясе ягыннан да, округ сайлау комиссияләре ягыннан да кандидатларга һәм сайлау берләшмәләренә тигез хокукый шартлар булдырылган. Барысына да бертигез таләпләр кулланыла”, - дип билгеләде Әгъзәм Гобәйдуллин.

 

Ул шулай ук ачыклык керткәнчә, сайлау комиссиясе тапшырыла торган документларның сыйфаты өлкәсендә яңа килгән кандидатларга да, сайлау процессының тәҗрибәле катнашучыларына да мөмкин кадәр лояль карый.

 

Бүгенгә 10 сәяси партия ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашырга теләк белдергән, шул исәптән, бүген “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегенең кандидатлар исемлеге расланды.

 

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе хәбәр иткәнчә, комиссиягә аерым сәяси партияләрдән кандидатлар исемлеге составында тәкъдим ителгән кандидатлардан аларны расланган исемлекләрдән алу турында мөрәҗәгатьләр килә. Шулай итеп, килгән документларны исәпкә алып, тәкъдим ителгән кандидатларның саны – 388 кеше, шул исәптән партия исемлекләре буенча - 229. Бер мандатлы округларда 159 кандидат исәпләнелә, шул исәптән үзләрен тәкъдим итү тәртибендә - 75.

 

Сайлау процессы мәсьәләләре буенча “кайнар” линия эшли. Бүгенгә 8 (843) 292-85-14 һәм 292-56-42 номерлары буенча 40тан артык шалтырату килгән.

 

Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында фикер алышу хокукы белән “Справедливая Россия” һәм “Яблоко”, шулай ук “Бердәм Россия” һәм “Родина” партияләренең төбәк бүлекләреннән вәкилләр катнашты.

 

Көн тәртибендә 10 мәсьәлә иде, алар арасында – “Родина” партиясенең төбәк бүлеге тәкъдим иткән кайбер исемнәрне расланган кандидатлар исемлекләреннән алу, участок сайлау комиссияләре составы резервыннан затларны алу, Казанның Вахитов районы территориаль сайлау комиссиясе җитәкчесен билгеләү, ТР Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссиясе вәкиленең вәкаләтләре тәмамлану, аның урынына яңа вәкил билгеләү һ.б.

 

Моннан тыш, күп еллар дәвамында нәтиҗәле эшчәнлек өчен, комиссиянең бер хезмәткәрен ТР Үзәк сайлау комиссиясе грамотасы белән бүләкләргә карар кылынды.

 
«Татар-информ»   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International