Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы саклана, дип хәбәр итәләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Бүген ТРда алмашынучан болытлы һава була, явым-төшемсез.
Төнлә Казанда - 15-20, көндез - 29-31, ТРда төнлә - 12-17, көндез - 27-32 градус җылы.
Башлангыч фараз буенча, ТР территориясендә җылы һава торышы җомгага кадәр сакланачак, ләкин пәнҗешәмбедән башлап яңгырлар явуы ихтимал.