12 июль көнне Татар Ямалы мәдәният йортында "Ямалы кызы Рәйханә" исемле кичә булып уэды. Кичәдә алтмышынчы елларда "Агыйдел" дәүләт ансамбленең беренче катнашучылары арасында булган безнең авыл кызы Рәйханә Мадыхова турында сүз алып барылды.
1967-75 елларда Рәйханә Татар Ямалы мәдәният йортында башта сәнгать җитәкчесе, соңрак директор булып эшләде. Өздереп биюче, сәләтле кызны районда да бик тиз күреп алалар һәм ансамбльгә биергә чакыралар. Рәйхана эшләгән дәвердә Татар Ямалы мәдәният йорты бик күп уңышларга иреште. Нәтиҗәле хезмәте өчен ул грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнде. Грамоталар арасында ТР Мәдәният министрлыгы грамотасы да бар. 1975 елда Рәйханә Мадыхова авыл Советында секретарь булып эшли башлый һәм ул урында 30 ел намуслы хезмәтен куя.