“Кайнар линия”дә консультация алырга мөмкин

2014 елның 15 июле, сишәмбе

Татарстанның Үзәк сайлау комиссяисендә сайлаучылар, шулай ук партияләр вәкилләре һәм тарафдарлары өчен “кайнар линия” ачылды.

Җәйнең ике ае һәм сентябрәнең беренче ике атнасы дәвамында Үзәк сайлау комиссиясендә гражданнарга республика Дәүсоветына 14 сентябрьдә булачак бишенче чакырылыш депутатларны сайлау турында консультацияләр һәм мәгълүмат бирәчәкләр.

“Кайнар линия”гә 15 сентябрьгә кадәр 10.00дан 18.00гә кадәр (843) 292-85-14, 292-56-42 телефоннары буенча шалтыратырга була. 14 сентябрь, тавыш бирү көнендә “кайнар линия” тәүлек буе эшләячәк.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International