X Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарының триумфаторлары

2014 елның 15 июле, сишәмбе

13 июльдә Воронеж өлкәсенең Нововоронеж шәһәрендә X Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары тәмамланды.

 

Билгеле булганча,безнең районнан Татарстан өчен 10 кешелек команда чыгыш ясады. Ирек Мөхәмәтов һәм Ләйлә Вахитованың монда зур уңышка ирешүләрен,  сыер савучылар арасында X Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарының чемпионнары булуларын хәбәр иткән идек инде.

 

Менә тагын бик күңелле хәбәр килеп иреште-безнең районнан Нәзлия Гобаева һәм Радик Гыйлфанов биредә механизаторлар ярышында җиңеп чыкканнар.Алар МТЗ-82 тракторында җир сөрү, гер күтәрү һәм йөгерү буенча ярышканнар һәм аларның икесенә дә тиңнәр табылмаган.

 

Нәзлия Гобаева һәм Радик Гыйлфанов - X Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарының чемпионнары!

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International