8-13 июльдә Воронеж өлкәсенең Нововоронеж шәһәрендә X Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары булды. Әлеге Уеннарда 66 регионнан һәм 6 холдинг компаниясеннән барлыгы 2450 кеше катнашты,спортның 17 төрендә бүләкләр уйнатылды..
Билгеле булганча,безнең районнан Татарстан өчен 10 кешелек команда чыгыш ясады. Россия авыл уеннары призеры, РФ физик культура отличнигы Ирек Мөхәмәтов һәм Ләйлә Вахитова монда зур уңышка ирештеләр, алар сыер савучылар арасында X Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарының чемпионнары булдылар.
Ә Татарстан 66 регион арасында, бары тик хуҗалар-Воронеж командасына бирешеп, 2 урынны алды.
.jpeg)
.jpeg)