"Бәхетле балачак" бәйрәм кичәсе

2014 елның 12 июле, шимбә
10 июль көнне Татар Суыксу   мәдәният йортында балаларга "Бәхетле балачак" дигән бәйрәм кичәсе үтте. Анда мәдәният хезмәткәрләре күңелле стартлар, викторина сораулары, төрле уеннар, нәфис сүз остасы һәм җырлы биюле конкурслар әзерләгәннәр иде. Килгән балалар бик актив катнашып бардылар. Бәйрәм азагында җиңүчеләргә һәм актив катнашучыларга грамота дипломнар белән бүләкләнделәр. Бәйрәмнән балалар күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар. Балаларга бик ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International