Күп “чәйнәлмәгән” татарча котлаулар

2014 елның 12 июле, шимбә

 
 

Якыныңның туган көне җитә калса, бернпичә проблема килеп чыга. Берсе – бүләк сатып алу. Тагын бер “баш бәласе” – котлау өчен матур теләкләр табу.

 
 

Бүләк сатып алу кесә калынлыгына килеп терәлсә, бәйрәмгә матур теләк әйтү кешенең фантазиясенә, җор теллелегенә бәйле. Хәер, ихластан әйтелгән теләкләр һәрвакыт матур була инде ул. Тик кайбер чакта хәтта теләк уйлап утырырга да вакыт таба алмыйбыз. Нәкъ менә шушы очракны күз алдында тотып, без сезгә ярдәмгә килергә булдык.

 

Чынлап әйткәндә, туган көнгә “сәламәтлек, бәхет, озын гомер” кебек баналь теләкләр әйтү туйдырды. Әйе, берсүзсез, әлеге өч компонент безнең тормыш нигезе булып тора. Тик аларны матур итеп, җылы сүзләргә төреп бирсәң, туган көнен үткәрүчегә дә, котлаучыга да күңелле. Шул сәбәпле, без бүген баналь котлаулардан баш тартып, сезгә җәй көне туган көннәрен билгеләп үтүче туганнар, дусларыгызга бәйрәм теләкләре тәкъдим итәбез.

 
18 яше тулган кешегә
 
Бүген сиңа 18 яшь тулды,
Самимилек әле йөзеңдә.
Ирешәсе үрләр шундый биек,
Хыялларың чиксез диңгездәй.
 
Тормыш юлың гел чәчәктән тормас,
Авыр чакта, балам, бул түзем.
Якыннарың белән татулыкта яшә,
Истә тотып өлкәннәр сүзен.
 
Йөзеңдәге якты кояш
Нурын чәчсен гомер-гомергә.
Хыялларың белән мөмкинлегең
Юллар ярып барсын гел бергә!
 
30 яше тулган кешегә
 
Утыз яшькә житү бик үк
Күңелле түгел инде.
Ни дисәң дә утыз — утыз,
Егерме түгел инде.
Тик шулай да хәлең бигүк
Куркырлык түгел әле.
Ни дисәң дә утыз — утыз,
Ул кырык түгел әле.
Үткән гомерне буйлыйсың…
Уйлыйсың… Шунсыз булмый.
Бер янасың, бер көясең —
Утыз яшь утсыз булмый.
Очкын гына сал күңелгә,
Ялкын кабынып тора.
Бик борчылма, утызда да
Кызык табылып тора.
Борчылуны белми яшә,
Авырлык күрми яшә.
Кайгылар да жиңелә ул,
Башларың иелмәсә.
Жаныңда — сөю жылысы,
Табында ашың булсын…
Калганнарын санап тормыйм,
Жилкәңдә башың булсын.
Тагын ниләр телим, дустым?
Учакта утың булсын.
Шушы тост белән кырыкка
Житәрлек хутың булсын.
 
40 яше тулган кешегә
 
Күңелләрдә канат иде,
Киң дөньялар тар иде.
Кырык яшьлек бабай, диеп
Йөргән чаклар бар иде.
Бүген менә сиңа да бит,
Дустым, кырык яшь икән.
Бер дә бабай диеп булмый,
Кырык — кызык яшь икән.
Үз-үзеңне егет итеп
Тойган чаклар буладыр.
Күңел кайчак матур кызлар
Ягына да борадыр.
Тел тидермик, кырык яшең
Шул килеш — кырык булсын.
Кырык эшең кырылса да,
Яшәве кызык булсын.
Хозыр Ильяс һәр эшеңдә
Изгелек кылып торсын.
Теләгәнең булып торсын,
Юлларың уңып торсын.
Шатлыкларың көн дә булсын,
Көненә кырык булсын.
 
Әтиләрнең туган көненә
 
Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк тибешең.
Матурлардан матуррак булсын
Гомереңнең калган өлеше!
 
Гаилә нигезе нык син булганга гына,
Рәхмәт синең төпле сүзеңә.
Безгә булган изгелегең, игътибарың
Савап булып булып кайтсын үзеңә!
 
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,
Сине ташламасын, әти, гомергә,
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!
 
Әниләрнең туган көненә
 
1. Кулларыңнан синең гөлләр тама,
Тырышлыгың бар да үзеңнән.
И, әнкәем, һәрчак бәхетле бул,
Нур сирпелсен синең күзеңнән.
 
2. Рәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен,
Аяз көннәр булсын җаныңда.
"Бисмилла” дип, син шатланып уян
Гомереңнең һәрбер таңыңда.
 
3. Гомерләрең, әнкәй, озын булсын,
Имин булсын дөнья-йортларың.
Беркайчан да сүрелмәсен иде
Учагыңда янган утларың.
 
4. Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
 
5. Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
 
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрен, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тынлыйсың да, анлыйсың да узең.
 
Гомуми котлаулар
 
1. Бу гомерләр, искән җилләр кебек,
Сизелмичә үтеп китәләр.
Гомер юлларында, бәхет теләп,
Гел елмайсын якты иртәләр.
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булып җирдә йөрергә.
 
2. Туган көнең белән котлап,
Телибез сиңа бүген:
Күреп яшә карт көнеңдә
Балалар игелеген.
Гомерләрең үтә инде ул,
Ашкынып, аккан судай.
Тик гомерең буйларына
Исәнлек бирсен Ходай.
 
3. Сезне һәрчак, һәр почмакта
Бәхет елмаеп көтеп торсын.
Кысып кочаклап алсын да,
Гел үзенеке итсен.
Туктап калма ярты юлда,
Бәхетең өчен көрәш!
Үзеңнән артык калганын-
Бәхетсезләргә өләш!
 
4. Исән-имин булып яшик,
Шатлыкларны бүлешеп.
Үтсен әле гомеркәйләр
Бүгенгедәй көлешеп.
 
5. Аккан чишмә төсле челтер челтер,
Гомер ага исең китмәсен.
Бәхет-шатлык, саулык-мәхәббәтең,
Шул чишмәдәй аксын – кипмәсен.
Һәр көнең дә синең матур булсын,
Сулмас гөлдәй яшә чәчәктә,
Нурлы күзең, якты йөзең өчен,
Теләк телик – яшә бәхеттә!
 

Әлеге котлауларны төзегәндә, түбәндәге интернет сайтлардан котлау текстлары кулланылды: tatarsms.ru (Автор: Фирдәүсә Кәримова), tazbash.ru, beztatarlar.ucoz.ru, www.igelek.ru.

 
 
Чыганак:http://intertat.ru/tt/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International