Кичә, 11 июльдә Меделеевск шәһзрендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы 2013-14 елларда башкарыла торган Программалар буенча зона киңәшмәсе уздырды.
Биредә 11 районның башкарма комитеты җитәкчеләре, районнардагы төзелеш оешмалары җитәкчеләре, бу өлкәдәге җаваплы кешеләр, ә безнең районнан район башкарма комитеты инфраструктура бүлеге башлыгы Фоат Нуриев катнашты.