«РИТЭК» ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашучылар грант ота

2014 елның 12 июле, шимбә

Республикада «РИТЭК» ААҖ грантларына социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы игълан ителде. Әлеге конкурс коммерцияле булмаган, дәүләт, муниципаль бюджет оешмаларына, җирле үзидарә органнарына һәм массакүләм мәгълүмат чараларына, бюджет тарафыннан финанслау кысаларына сыймаган бурычларны һәм максатларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

 

Һәр оешма конкурсның берьюлы берничә номинациясендә катнаша ала. Алар дүртәү– “Шәфкатьлелек”, “Мәдәният һәм спорт”, “Туган як” һәм “Экология” номинацияләре. “Туган як” номинациясендә проектларга грант күләме 500 мең сум тәшкил итә, калган номинацияләр буенча ул 300 әр мең сум.

 
 

«РИТЭК» ААҖ  грантларына социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына заявкалар 2014 елның 11 августына кадәр кабул ителәчәк. Бу хакта тулырак Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтыннан: mtsz@tatar.ru “Конкурс” -лар бүлегенә кереп карап була.

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International