Чәчәкләр - тормыш яме

2014 елның 12 июле, шимбә
11 июль көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә балалар өчен "Чәчәкләр - тормыш яме" дигән темада бәйрәм үткәрелде. Гүзәллекне күрә һәм саклый белергә өйрәтү максатыннан оештырылган чара кызыклы уеннар, шигырьләр белән үрелеп барды. Болын һәм бакча чәчәкләренең үзенчәлекләре, төрле символик мәгънәгәия булган чәчәкләр турында да сүз барды. Чәчәкләргә багышланган шигырьләр, җырлар искә төшерелде. Китапханәче Ләйсән Акмалова тема буенча китаплар тәкъдим итте. Бәйрәм балалар күңелендә матур тәэсирләр калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International