Бүген, 11июльдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Актаныш муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Сәфәрнең төп максаты - социаль объектлар ачу катнашу.
Татарстан Премьер-министрын Яңа Әлем басуында Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев каршы алды. Илдар Халиков иң элек “Башак” һәм Тамыр” хуҗалыкларының басуларын карады һәм андагы игеннәрнең торышыннан канәгать калды.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов беренче булып “Умырзая” балалар бакчасында булдылар. Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев котлау сүзендә бүген районда шатлыклы көн-берничә яңа социаль объект ачыла һәм алар барысы да балалар өчен, дип билгеләп үтте. Илдар Халиков та актанышлыларны бу вакыйга белән котлады һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе җитәкчелегенә интерактив җиһазлар һәм 6 ноутбук алуга сертификат бүләк итте. Яңа балалар бакчасы 140 урынга, 6 төркемгә исәпләнгән. Монда методика кабинеты, психологик ял итү бүлмәсе, тормыш иминлеге нигезләре кабинеты, медицина блогы, физкультура һәм музыка заллары бар. Барлык уен урыннары җиһазландырылган.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясендә катнашты. Алар булачак 1 нче сыйныф укучыларына тантаналы рәвештә мәктәп портфельләре тапшырдылар.
Соңыннан Илдар Халиков “Актаныш” универсаль спорт залында, балалар өчен спорт мәйданчыгында, “Бөрлегән” шәхси балалар бакчасында булды.Бу балалар бакчасы 2013 нче елдан эшли, 183 кв. м мәйданны били. Ул 3 яшькәчә балалардан торган ике төркемгә исәпләнгән. Бүгенгә бер төркем инде эшли, икенчесенә балалар туплыйлар.
Шулай ук, ТР Премьер-министры “Бүләк” балалар сәламәтләндерү лагерендә булды. Аның базасында милли-мәдәни профильнең 2 нче төбәкара сменасы уза. Чара 3 этапта үткәрелә – 2014 нче елның 1 нче июненнән 3 нче августка кадәр.Биредә профиль сменасына РФ 15 төбәгеннән һәм Татарстаннан, шулай ук Казакъстаннан һәм Таҗикстаннан 7-11 нче сыйныфта укучы якынча 200 төрле фән олимпидалары, интеллектуаль конкурслар һәм фестивальләр призерлары һәм җиңүчесе, фәнни-гамәли конференцияләрдә, форумнарда, иҗтимагый проектларда катнашучы кабул ителә.