Якынлашып килгән урып-җыю кампаниясе уңаеннан 10 июль көнне районда комбайннар парады узды. Аның төп максаты: техниканың уракка әзерлеген тикшерү, урып-җыюны сыйфат белән, югалтуларсыз, кыска вакыт эчендә башкарып чыгу.
Районда комбайннар саны елдан-ел кими. Агымдагы уракта 1 комбайнга якынча 600 гектардан артык мәйдан туры киләчәк.
– 1 көнгә һәр комбайн 20 гектар мәйданнан уңыш җыеп алса да, урып-җыю кампаниясе 30 көнгә сузылачак. Шөкер, кырларда икмәк бар, әмма җиңел суларга иртәрәк әле. Һава торышы ничек килер. Яхшы уңыш җыеп алыр өчен сыйфат белән эшләргә кирәк,–дип искәртте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов.
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев уңышны югалтуларсыз җыеп алуда комбайнчыларның төп көч булуын искәртте, комбайннарын тиешенчә төзекләндергән һәм урып җыюга тулысынча әзер булган кыр корабы хуҗаларына акчалата бүләк тапшырды.