Казанда чәчәкләрне барларга чыгалар

2014 елның 11 июле, җомга

Татарстан башкаласында быел “Чәчәк атучы Казан” проекты гамәлгә ашырыла. Казанның шушы проект кысаларында гөлчәчәкләр белән ни дәрәҗәдә бизәлүен, яшел үсентеләрнең торышын бәяләү өчен, иртәгә иртүк Башкарма комитет бинасы яныннан белгечләр һәм журналистлар кала буйлап сәфәр кузгала.

 

Аерым алганда, пресс-тур барышында предприятиеләр һәм оешмалар биналарының тышкы яктан ничек итеп чәчәкләр белән бизәлүе, ягъни чәчәк композицияләренең матурлыгы, яшел үсентеләрне карап-тәрбияләп торуының сыйфаты күздән кичереләчәк.

 

Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте шул хакта игълан таратты.



"Татар-информ" МА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International