Банктан кредит алырга җыенсаң

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
10.07.2014
Банктан кредит алмаган кеше бүген юктыр, мөгаен.
 

Әмма гади халык кредит алганда төзелә торган килешүне еш кына аңлап та җиткерми.Чөнки ул еш кына бик вак шрифт белән язылган һәм бер укуда гына аңлашырлык булмый. Сер түгел, күпләребез бу килешүне укып та тормый, һәр битенә имзасын сырлый гына.

 

 Ләкин кредит түли башлагач яки аны вакытында түли алмасаң, еш кына аңлашылмаучылыклар да килеп чыга. Менә шул чагында банк хуҗалары килешүдәге теге яки бу пунктта шулай дип язылган дип үз сүзләреннән кире кайтмыйлар. Кыскасы, физик зат белән банк арасындагы килешүләр күпләребез өчен моңарчы “кара урман“ иде.

 

Ниһаять, мондый башбаштаклыкка киртә куйдылар, ахры. 1 июльдән “Кулланучылар кредиты турында“гы закон гамәлгә керде.

 

Моннан соң килешүне укып булмастай шрифт белән язу тыела. Банктан алган кредитыңны процентлары белән бергә күпме кайтарырга тиешлегең килешүнең беренче битендәге уң почмакта күрсәтеләчәк.

 Шулай ук банклар хәзер кредит алучы клиентка үзләренең страховка программаларын да көчләп тага алмыйлар. Яңа закон нигезендә банклар кредитларын вакытында түләмәгән клиентларга төнге сәгать 10нан иртәнге 8гә кадәр шалтырата һәм смс җибәрә алмыйлар.

 

Кредит алганда “Кулланучылар кредиты турында“гы законда күрсәтелгән яңалыкларны белеп торуыгыз хәерле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International