Хәйран вакыт Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрале төзелеше мәсьәләсе тирәсендә сүз куерту белән узды. Проектны гамәлгә ашыру вакытында барлык якларның да мәнфәгатьләре исәпкә алыначак дип ышандырылган иде. Төрле маршрутлар уйлап каралды: аларның берсе торак пунктларда яшәүчеләр тынычлыгын какшата, йорт, каралты-кура һәм башка күчемсез милек объектларын сүтүне таләп итә, аннан соңгы тәкъдим ителгәннәре әйләнә-тирә мохиткә зыян сала, ул җирлектә милке булган КФУ мәнфәгатьләренә каршы килә дип чаң суктылар. Бу каршылыклар югары тизлекле магистраль төзелеше турындагы хәбәргә куанган халыкның бер өлешен хафага салды, баш күтәрергә мәҗбүр итте.
Ниһаять, проектлаучылар иң кулай дип табылган дүртенче маршрутны эшләде, анысы, мөгаен, якын арада расланыр һәм төзелеш эшләрен башларга мөмкинлек бирер. Тизйөрешле поезд юлының яңа альтернатив варианты исә, күптән түгел генә Кремльдә узган киңәшмәдә тәкъдим ителде. Бу проектның асылы урта һәм өске вариантларда табылган кимчелекләрдән (алар турында сүз түбәндәрәк булачак) арынудан гыйбарәт. Аның өстенлеге – ул халык тормышы кайнаган урыннардан узмый, Юдино һәм Беляевский торак пунктларында күчемсез милек объектларын сүтү дә кирәк булмаячак, моннан тыш, КФУның мәнфәгатьләре дә исәпкә алынып, Энгельградт исемендәге астрономик обсерватория территориясенә кагылмый, хайваннар миграциясенә комачауламый, экологиягә дә әллә ни тискәре тәэсире булмаячак. Дөрес, бу маршрутның бер өлеше Казан федераль университетының биология факультеты корылмалары урнашкан җирләр аша узачак. Әмма бу хәл итмәслек мәсьәлә түгел: биредәге төзелеш объектларын башка урынга күчерү мөмкинлеге бар, дип карар кылган белгечләр.
Хәер, магистраль төзелеше шундый мәшәкатьле, каршылыклы, проблемалы буласын җитәкчелек, мөгаен, шәйләгәндер, әмма күз курка – кул эшли, дигәндәй, бу проектны кулдан ычкындыру һич тә ярамавын аңлаган кебек. Аның әһәмиятенә тирәнрәк төшенсәң, бу корбаннарга түзеп булырлык. Халыкның проектның әһәмиятен аңламавына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә гаҗәпләнүен белдергән иде. Журналистлар белән очрашуларның берсендә ул: “Бу минем йортыма илтә торган юл түгел лә. Ничек кешеләр моның Татарстанны башка дәрәҗәгә чыгарачагын аңламый?! Бу проект республика өчен бик мөһим. Әгәр ул барып чыкса, гасыр проекты булачак, төзүчеләрне генә түгел, ә сәнәгать хезмәткәрләрен дә эшле итәчәк”, - дип белдергән иде ул проектка каршы булучыларга. Ул вакытта республика башлыгы матбугат вәкилләрен дә тәнкыйтьләгән иде. Аның сүзләренә караганда, бу глобаль мегапроект мәнфәгатьләрен яклау урынына, каләм ияләре төрле каршылыклар турында күп сөйләп, учакны һаман пыскытып торды. “Бу мәсьәләдә матбугат вәкилләре бу проектны гамәлгә ашыру яклы булырга тиеш дип уйлыйм. Ул болай да катлаулы бара”, - дип шелтәләгән иде Рөстәм Миңнеханов.
Проектның әһәмиятенә инандырырга тырышып, республика башлыгы Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында уздырылган сессия утырышында Кытайны мисал итеп китерде. Без Кытайның зур тизлекле магистральле югары технологияле транспорт булдыру юлы белән нинди уңышларга ирешүен үз күзләребез белән күреп кайттык, дигән иде ул вакытта Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бүген Мәскәү – Казан арасындагы пассажирлар агымы елына 8 млн. кеше тәшкил итә, шулардан 4 миллионы тимер юлда йөрүче пассажирларга туры килә. Фаразлар буенча, 2020 елга бу сан 10,5 млн. кеше тәшкил итәчәк.
Уйлап карасаң, югары тизлекле магистраль ул – бөтенләй башка тормыш фәлсәфәсе чыганагы, ул халыкны дөнья гизәргә кузгату мөмкинлеге. 3,5 сәгать эчендә син Екатеринбургта, 3,5 сәгать эчендә – Мәскәүдә.
Югарыда телгә алынганча, белгечләр югары тизлектәге тимер юл маршруты белән бәйле барлыгы өч проектны карады. “Аскы маршрут” буенча, тимер юл магистрале Казан – Мәскәү арасындагы инде гамәлдәге тимер юл буйлап салынырга тиеш иде. Әмма бу маршрутның 400 дән артык күчемсез милек объектын сүтүне таләп итәчәге ачыкланды. Бу вәзгыятьне исәпкә алып, маршрут кире кагылды. Ул вакытта “Мәскәү – Казан” тизйөрешле магистраль трассасы Казан һәм Яшел Үзәннең 3,5 мең җир биләмәсе аша узачак, җир биләмәләре хуҗаларының бер өлеше үз җирләреннән колак кагачак дип сөрән салган иделәр. Вәзгыятьне Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән һәм Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан июнь аенда имзаланган җирләрне мәҗбүри рәвештә тартып алу турындагы закон да катлауландыра. Законда компенсация түләнмичә генә, җир кайсы очракта тартып алынуы турында төгәл әйтелгән. РФ Җир кодексына төзәтмәләр нигезендә, участок тиешенчә файдаланылмаса, җир кишәрлеге дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлары өчен кирәк булса, җир биләмәләренә хокуктан мәхрүм булу ихтималлыгы турында әйтелгән.
Аннан соң “Урта маршрут” схемасы тәкъдим ителде. Шунысы билгеләп узарга кирәк: магистральның Беляевский һәм Юдино торак пунктлары арасында бик якын урнашкан булуы, моннан тыш, сөзәк тау битләүләре, коммуникацияләр кисешүе мәсьәләсендә бу маршрутның җитди кимчелекләре билгеләп үтелгән. Болардан бигрәк, бу схема буенча төзелгән поезд юлы, кешеләр гомерен өзәчәк, Дзержинск шәһәрендәге кебек (сүз уңаеннан, анда көненә уртача 5 кеше зыян күрә), халык үлеменә, имгәнүләргә китерәчәк. Тагын бер җитешсезлеге шунда: маршрут кабул ителә калса, 10 нан артык күчемсез милек объектын сүтәргә туры киләчәк, шулай ук маршрутның “Аккош күле” урман паркы территориясе участогы буенча узуы да күңелне тырнар иде. Шуңа күрә белгечләр тизйөрешле поезд юлы маршрутының әлеге проектынннан баш тартты.
Өстәмә рәвештә тәкъдим ителгән чираттагы маршрут “Өске маршрут” дип исемләнде. Ул урта маршрутта билгеләнгән кимчелекләрне тулысынча бетерүне күздә тотып эшләнгән. Әмма дә ләкин фикер алышу этабында КФУның магистральның өске юлдан узуы белән килешмәве ачыкланган. Университет КФУ җиһазлары урнаштырылган полигоннарны ике өлешкә бүлүгә кискен каршы чыккан, бу полигон территорияләрен йөзәрләгән миллион сум белән бәяләнгән җиһаз биләп тора. Моңа юл куела калса, полигоннар кулланылышка яраксыз булачак. Өстәвенә, бу маршрут шәһәр халкының яраткан ял урыны саналган “Аккош күле” урман паркы территориясен дә ике өлешкә аера, ә бу халыкта социаль ризасызлык уятуы ихтимал. Нәтиҗәдә, белгечләр бу проектны да муафыйк дип тапмый.
“Мәскәү – Казан” тизйөрешле тимер юл магистрале төзелеше мәсьәләсендә барлык кызыксынгын яклар белән килешенгән альтернатив проект ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы карамагына тапшырылган булган. Аннан соң, Беляевский торак пунктыннан төньяк тарафка таба узачак трассаның альтернатив проекты заказчыга – “Тизлекле магистральләр” ААҖ нә юлланган. Хәзерге вакытта бу вариант буенча картографик эшләр башкарыла. Трассаны 1:10000 масштаблы картага төшерү эше тәмамлангач, “Мәскәү – Казан – Екатеринбург” тизйөрешле магистрале төзелеше проектын гамәлгә ашыруда ТР Хөкүмәте һәм “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Горький тимер юлының үзара бәйләнешен координацияләү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы үткәреләчәк.
Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА