Суыткычта мохтаҗлар өчен - "Рамазан хәзинәсе"

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Казанның “Тынычлык” мәчете ишегалдында мохтаҗлар өчен ризыклар тутырылган суыткыч куелды. “Рамазан хәзинәсе” дип аталган суыткыч даими рәвештә ипи, тәм-томнар, төрле ярмалар белән тулыландырылып тора. Биредә теләгән һәркем мохтаҗлар өчен сәдакә итеп ризыклар калдырып китә ала.

 

Мохтаҗларга һәм картларга ярдәм итү йөзеннән, мондый төр акция беренче мәртәбә уздырыла.

 

“Пәйгамбәребез бик юмарт булган. Рамазан аенда бигрәк тә мохтаҗларның һәм тирә-юньдәгеләрнең күңелен күреп ярдәм иткән. “Рамазан хәзинәсе” - юмарт булырга һәм миһербанлылык күрсәтергә этәрә торган бер чара. Суыткычка күпме ризык калдырып китүең мөһим түгел, чөнки кечкенә сәдакә бирү дә үзе бер изгелек”, - ди ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Аның фикеренчә, “Тынычлык” мәчетеннән башланган әлеге чараны башка мәчетләр дә күтәреп алыр, Аллаһ боерса.

 

 ТР МДН матбугат хезмәте шул хакта хәбәр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International