Бүген Татарстанда “Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” (“Наша республика: гордимся и любим”) бөтенреспублика фотоконкурсына старт бирелде. Анда теләге булган һәр кеше катнаша ала.
Конкурсны оештыручылар – “Команда 2013” һәм “Кадровый резерв” ТР проектлары катнашучылары - ассызыклаганча, акция уздыру идеясенә ТР Президенты һәм социаль челтәрләрдән актив файдаланучы Рөстәм Миңнеханов этәргән, ул instagramда үз аккаунтында #нашареспублика хэштегы белән фотосурәт урнаштырган.
“Татарстанда горурланырлык нәрсәләр бар, һәм дөнья аның турында белергә тиеш”, - дип билгеләде “Кадровый резерв” башкарма директоры Валентин Шихобалов.
Конкурска старт бүген Казан халыкара аэропортында, Кырымга җәйге сменага китүче “Созвездие-Йолдызлык” республика яшьләр иҗат фестивале җиңүчеләрен озатканда бирелде.
“Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” (“Наша республика: гордимся и любим”) бөтенреспублика фотоконкурсын оештыручылар Татарстанның матур күренешләре һәм #нашареспублика хэштегы белән 100дән артык открытка таратты.
Казаннан яшь йолдызларның гастрольләре программасында – Севастопольда, Бакчасарайда, “Артек” лагеренда Кырымның яшьләр коллективлары белән уртак чыгышлар. ТР балалары коллегаларына истәлек сувенирлары сыйфатында ТР күренешләре белән открыткалар бүләк итәр дип көтелә. Шулай итеп, акцияне оештыручылар бөтен Россиядә барлык яшьләрне конкурста катнашырга өнди.
“Конкурс – Татарстанны ниндидер бер медиатрендка әйләндерү өчен, бик шәп идея, аның турында бөтен дөньяда миллионлаган һәм миллиардлаган кешеләр беләчәк. Без кичә генә Универсиаданың бер еллыгын билгеләп үттек һәм Татарстанда булган бар нәрсә белән горурланабыз”, - дип сөйләде “Спорт проектлары башкарма дирекциясе”нең волонтерлар белән эш буенча идарәсе департаменты җитәкчесе Александр Карпов.
Конкурста катнашу шартлары гади – туган йорт, хезмәт, гаилә яки республика темасына фотосурәт төшерергә кирәк, шулай ук тема ирекле дә була ала. Иң мөһиме – фотоны социаль челтәрдә урнаштырырга һәм #нашареспублика хэштегын куярга кирәк. Соңыннан фотосурәтләрне һәм фотопостларның сылтамасын 10 нчы августка кадәр fototatarstan@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк. Жюри берничә критерий буенча материалларга бәя бирәчәк.
Сентябрь башында нәтиҗә ясалачак. Оештыручылар сүзләренчә, җиңүчеләрне күңелле һәм көтелмәгән бүләкләр көтә.