Татарстанда алдагы ТР Дәүләт Советына сайлауларга 200дән артык кандидат тәкъдим ителгән, дип хәбәр итте бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында аның рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.
ТР Дәүләт Советына сайлаулар буенча сайлау кампаниясе дә, кандидатларны тәкъдим итү процессы да кызган чак, дип билгеләде утырыш башында Әгъзам Гобәйдуллин. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенгә Татарстанда 231 кандидат тәкъдим ителгән, шул исәптән 144е – бердәм республика сайлау округы буенча партия исемлеге нигезендә, ә 87се – үзләрен тәкъдим итү тәртибендә һәм сәяси партияләрдән бер мандатлы округлар буенча.
ТР Үзәк сайлау комиссиясенең документларны кабул итү буенча эш төркеме, ял көннәрен исәпкә алып, көн саен эшли. Тәкъдим итү өчен бирелгән барлык документлар тикшерелә, партия вәкилләренә кирәк булса вакытында методик ярдәм күрсәтелә, дип билгеләде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Бүгенгә 16 сәяси партия ТР Үзәк сайлау комиссиясенә кандидатлар исемлеген тәкъдим итү буенча конференцияләр уздыру турында хәбәр иткән.
“Кабатлыйм: 16 сәяси партия. Әлегә! Көндәшлек, минемчә, актив булачак. Әлеге сәяси партияләр исемлеге арта ала дип уйлыйм, чөнки тәкъдим итү вакыты чыкмады һәм бу эш бездә дәвам итә”, - дип билгеләде Әгъзам Гобәйдуллин.
Бүгенгә 5 сәяси партиядән кандидатлар исемлеге расланган, бу – “Родина”, “Родная партия”, “Коммунистическая партия социальной справедливости”, “Трудовая партия России” һәм “Коммунисты России” сәяси партияләренең төбәк бүлекләре. Тагын 3 партия исемлеге бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясендә расланды, бу – “Партия ветеранов России”, “Справедливая Россия” һәм “Всероссийская объединенная демократическая партия “Яблоко” сәяси партияләренең төбәк бүлекләре.