8 июльдә Воронеж өлкәсенең Нововоронеж шәһәрендә X Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары башланды. Әлеге Уеннарда 66 регионнан һәм 6 холдинг компаниясеннән барлыгы 2450 кеше катнаша.
Билгеле булганча, Актаныштан Татарстан өчен 10 кешелек команда чыгыш ясый. Бу фотода Сез Актаныштан Россия авыл уеннары призеры, РФ физик культура отличнигы Ирек Мөхәмәтовның Уеннарны ачканда X Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарының флагын алып кергәнен күрәсез.
.jpg)