Миграция теркәлүе узмыйча гына 90 тәүлек яши ала

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

Татарстан миграция хезмәтенә качак статусын алырга Украинаның 6 гражданы мөрәҗәгать иткән, 51 кеше вакытлыча сыеныр урын сораган, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. Рәсми мәгълүматлар буенча, республикада 2500 Украина гражданы яши. Шуның 897се быел беренче тапкыр теркәлү узган. Июнь аенда ТР миграция хезмәте тарафыннан 100 Украина гражданы теркәлгән.Украина гражданы Россия Федерациясе территориясендә миграция теркәлүе узмыйча гына 90 тәүлек яши ала. Шуннан соң алар миграция теркәлүе узарга тиеш, шул очракта алар РФда законлы рәвештә тагын 90 тәүлек яшәргә хокуклы.

 
Чыганак: http://aktanysh-rt.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International