Болгарда зур бәйрәм көтелә

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Әлеге вакыйга уңаеннан 18 август көнне Болгарда һәм Казанда зур чаралар узачак.

 
 

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Болгар тарихи-археологик комплексына эшлекле визит ясады. Анда ул Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев белән бәйрәм тантаналарын үткәрү турында киңәшмә уздырды.

 

Чаралар иртәнге якта Болгарда башланып китәр, дип фаразлана. Ә кичке якта Казанда зур халыкара концерт булыр дип көтелә. Татарстан Мәдәният министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, бәйрәм концертында дөньякүләм танылган йолдызлар белән бергә татар сәнгать осталары да чыгыш ясаячак.

 

Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелү уңаеннан оештырылган чараларга хәйриячеләр, ЮНЕСКО вәкилләре дә чакырылган.

 

Исегезгә төшерәбез; 2014 елның 23 июнендә Катар башкаласы Доһада узган ЮНЕСКОның чираттагы 38нче утырышында Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә өстәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International