Актаныш ЗАГС бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үткәрелде

2014 елның 8 июле, сишәмбе


8 июль көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм  тугрылык көне үткәрелде.


Кичәнең кунаклары Бурсык авылында яшәүче Нуриахметов Рәшит Рәис улы хәм Рәйсә Рәес кызы булдылар. Әлеге бәхетле гаилә парына ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева Россия Федерациясе оештыру комитетының бәйрәм уңаеннан грамотасын хәм “Мәхәббәт хәм тугрылык “ өчен медален тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Флүрә Мингазетдинова хәм район үзәк китапханә җитәкчесе ЭнҗеМавлетова Нуриахметовларга изге теләкләрен юллады.


Бурсык авылында яшәүче кызы Нуриахметов Рәшит Рәис улы хәм Рәйсә Рәес кызы 1981 елнын 18 нче февралендэ гаилэ корып, урнэк гаилэ булып, 33 елдан артык тату гомер кичерэлэр. Рәисэ Рәес кызы 30 елдан артык библиотека эшендә намуслы хезмэтен куя. Рэшит Рәис улы Бурсык авылының мәдәният йорты директоры. Бәхетле гаилэ 3 бала тэрбиялэп үстергэн. Олы кызлары Резеда кияудә , иптэше белэн Актанышта яшилэр. 2 балалары бар. Икенче кызлары Казанда гаиләсе белэн гомер кичерә. Кече уллары Казан энергетика университеты студенты. Элеге бәхетле гаилә эштә дэ, тормышта да гел бергә. Авыл халкы алар турында ин яхшы фикердә.

 


Хөрмәтле Рәшит Рәис улы хәм Рәйсә Рәес кызын зур булэккэ ия булу уңаеннан чын кунелдән котлыйбыз! Килэчэктэ дэ аларга матур гаилә булып, авылдашларының ихтирамын тоеп гомер кичерергэ язсын!

 

 

 

 



 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International