Татар Ямалы үзешчәннәре Чалманарат тамашачысында кунакта

2014 елның 8 июле, сишәмбе
Татар Ямалы авылы үзешчәннәре Чалманарат авылы тамашачыларында кунакта булып кайттылар. Бу чара "2014 -Мәдәният елы" уңаеннан авыл үзешчәннәренең җәйге чорда "Авылымның җәйге кичләре" дип исемләнгән эстафета-концерт кысасында оештырылды. Концерт барышында кашыкчылар һәм вокал ансамбльләре, ялгыз җыр һәм бию номерлары, нәфис сүз, гармунчылар чыгышы күрсәтелде. Татар Ямалы үзешчәннәре эстафетаны Чалманарат авылы үзешчәннәренә тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International