Июнь аенда район үзәгендә тиешсез җирдә тәмәке тарткан берничә кешегә штраф салынган.

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

Мондый урыннарны эшмәкәрләр һәм җитәкчеләр бик яхшы белергә тиеш. Нәкъ менә алар “Гражданнарның сәламәтлеген әйләнә-тирәдәге тәмәке төтененнән һәм тәмәке тартудан килгән зыяннан саклау” турындагы Федераль канун нормаларын бозган өчен зур күләмдә штраф түләргә мәҗбүр булачак.

 

Тәмәке тартуны тыя торган Канунны бозган өчен гражданнар 1000-1500 сум, балигъ булмаган яшүсмерләргә тәмәке биргән сатучы 8-10 мең сум, юридик затлар 80-90 мең күләмендә штраф түләргә тиеш булачак, өстәвенә продукциясе дә тартып алыначак.

 

Шуны әйтергә кирәк, әлеге канун нигезендә, хәзер район үзәгендә урнашкан кафеларда тәмәке тарту тыела. “Тәмәке тартырга ярамый” дигән билгеләр җәмгыять куллану урыннарында һәм эш урыннарында күптән эленеп торырга тиеш инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International