Татарстан парламентына сайлаулар алдыннан “Игътибар: ак таяклы сайлаучы!” белешмәлеге бастырылган

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

V чакырылыш Татарстан парламентына сайлаулар алдыннан участок сайлау комиссияләре әгъзаларына “Игътибар: ак таяклы сайлаучы!” (“Внимание: избиратель с белой тростью!”) белешмәлеге бастырылган.

 

Брошюра ТР Үзәк сайлау комиссиясе, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсе, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасы тарафыннан әзерләнгән.

 

Мондый буклетны бастыру кирәклеге турында фикер беренче тапкыр “Физик мөмкинлекләре чикле сайлаучыларның хокукый һәм электораль мәдәниятен күтәрү” төбәкара гамәли семинарында яңгырады. Чара үткән елның 20 нче ноябрендә сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсендә узды.

 

Аерым алганда, күрү буенча инвалидлар сайлау участокларына килгәч, участок сайлау комиссияләре әгъзалары белән аралашканда еш кына кыенлыклар кичерә.

 

Сайлау комиссияләренә бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгатьләр килеп ирешмәгән, ләкин ТР Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре аны хәл итүгә керешкән.

 

Буклетта күрмәүчеләр белән аралашу һәм үзе-үзеңне тоту этикасы кагыйдәләре, участок сайлау комиссияләре әгъзаларының законда каралган бурычлары турында мәгълүмат, РФ Конституциясеннән өзекләр, инвалидларның хокуклары турында Конвенцияләр бар. Басма республиканың участок сайлау комиссияләре арасында таратылачак һәм 2014 нче елның 14 нче сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә файдаланылачак, дип хәбәр итәләр сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International