Их , җиләкле җәйләрнең оныталмадым ямен!

2014 елның 4 июле, җомга

     Кешенең бала, үсмер чоры гомернең ак һәм саф чагы . Аларның саф күңелләренә үгет-нәсыйхәт бирмичә дә үткәрелгән чаралар белән тәрбия орлыгы салып була . Җәйге чорда  үз балалары гына түгел шәһәрнекеләр дә авыл тәрбиясенә мохтаҗ .

 Әкияттәгедәй табигате белән җырларга күчкән Уразай авылы өчен урынны белеп сайлаганнар ерак бабалар : таулы урманы, җиләкле аланнары , елга-күлләре, иксез-чиксез болыннары ...

4 июль көнне Уразайның аллы-гөлле чәчәкләр , кып-кызыл җиләкләр белән тулышкан данлыклы Кирәмәт тавы  үзләре дә болын чәчкәләреннән тупланган гөл бәйләмнәренә тиң, гади , гүзәл , самими балаларның шат тавышыннан яңгырап торды . Кирәмәт тавында җиләк бәйрәме үтте . Балалар җиләк җыйдылар,   Иң күп җиләк җыючы, иң тиз җиләк ашаучы,  иң матур чәчәк букеты ясаучы һәм башка шундый күңлле уеннар уйналып җиңүче балалар билгеләнде. Алар клуб мөдире Римма апаларының призларын алып , тагын “Авыл кызы”, “Авыл  егете” бәйгесенә әзерләнәбез дип өйдәгеләрне сөендерергә дип таралыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International