Яшь механизаторларның район конкурсы

2014 елның 4 июле, җомга

Кичә, 3 июльдә “Актаныш” агрофирмасының Киров бүлекчәсендә яшь механизваторларның  район конкурсы булды. Анда һәр хуҗалыктан 1 механизатор һәм баш инженер катнашты.

 

Механизаторлар теория һәм практика буенча үз көчләрен сынап карадылар.Нәтиҗәдә теорияне иң яхшы белүче булып “Чишмә”дән Илмир Шайгарданов танылды, ә практикада “Саф”тан Фәвәдис Салиховка тиңнәр табылмады.Гомуми нәтиҗәләр буенча 1 урында “Әнәк”тән Илнар Галиев. Абсолют батыр булып республика ярышларында танылган “Таң” хуҗалыгы механизаторы Диларис Мухаметшин калды.

 

Баш инженерлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1. Салават Исламов ( «Ташкын») 2. Тимержан Ахмадишин («Әнәк») 3. Айдар Галиуллин («Нива»).

 

“Ташкын” хуҗалыгы командалар арасында 1 урынны алды, “Әнәк” агрофирмасы, “Башак”- 2 һәм 3 урында. Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев җиңүчеләргә Диплом Һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бу бәйрәмнең спонсорларына- “Сабагро”, “Проминтел-Агро”, “Актаныш-Агропромснаб” фирмаларына зур рәхмәтләрен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International