ТР дәүләт хезмәтләре порталы һәм “Услуги РТ” мобиль кушымтасы аша ТКХ хезмәтләре өчен түләүне генә түгел, исәпләү приборларының күрсәтүләрен тапшырырга да мөмкин. “Услуги РТ” мобиль кушымтасы ТКХ хезмәтләре өчен смартфон һәм планшет аша үзегезгә җайлы вакытта түләргә мөмкинлек бирә. Бу кушымта түләүсез, аны AppStore һәм PlayMarket кибетләрендә яздырып алырга була.
ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша түләү вакытыгызны янга калдырыр, түләргә вакыт җитмәү аркасында бурычлы булып та йөрмәссез.