Россия Пенсия фондының Актаныш бүлегендә «Бурычларны түләттерү айлыгы» акциясенә нәтиҗә ясадылар

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фондының Актаныш бүлегендә «Бурычларны түләттерү айлыгы» акциясенә нәтиҗә ясадылар. Иминият кертемнәре буенча әҗәтләре булган 9 эшкуарга карата Россиядән читкә чыгу чикләнде. Авылларда бурычлары булган 55 шәхси эшмәкәрләр буйлап рейдлар үткәрелде: нәтиҗәдә алар 346 мең сум күләмендәге бурычларын түләде.

 

Районда шәхси эшкуарларның бурычларын түләттерү айлыгын озайтырга булдылар. Бүгенге көндә Актаныш эшкуарларының мәҗбүри пенсия һәм медицина иминияте буенча әҗәтләре 4.7 миллион сумнан артып китә. Шәхси эшмәкәрләр әҗәтләрен үз теләкләре белән түләмәсәләр, бурычларны кайтару буенча аларга карата закон тарафыннан рөхсәт ителгән барлык   катгый чаралар да күреләчәк -   диләр Пенсия фондының Актаныш  районы бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International