Гатаулла Минаев фотоальбомын музейга тапшыру тантанасы булды

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Туган як музеенда Советлар Союзы Герое Гатаулла Минаев үзе туганнарына биреп калдырган фотоальбомны музейга тапшыру тантанасы булды.

 Әлеге альбомда Бөек Ватан сугышы елларында “Ровно” партизаннар отрядында сугышкан барлык командирларның фотосурәтләре урнаштырылган. Фотоальбом үзенең кыйммәте буенча уникаль булып тора.

Музей фондында батыр сугышчы турында язылган Васил Бегманың “Пути непокаренных”, Шамиль Рәкыйповның “Геройлар үлмиләр” (1978) исемле китаплары, Актанышта яшәүче сугыш ветераны Тимер Фәрди улы Фәрдиевкә язылган хаты, Советлар Союзы Герое кенәгәсенең күчермәсе һәм фотолары саклана.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International