Ураза иманны ныгыта (СОРАШТЫРУ)

2014 елның 2 июле, чәршәмбе
 

Мөселманнар көтеп ала торган изге Рамазан ае башланды. Игелекле һәм изге гамәлләр ае бу. Начар эшләрдән, гайбәт- боһтаннан, ялган сүз, хөсет адымнардан да тыелырга кирәк. Рамазан ае кешеләр өчен бер лакмус кәгазе кебек - үз-үзеңне сынап карарга мөмкин, чөнки бу айда шайтаннар адәм баласын котырту-аздырудан тулысынча мәхрүм, алар бу айда богаулы хәлдә көн итә. Димәк, ураза тота алмауны да, башка дини йолаларга битараф булуыңны да шайтанга сылтар җирлек юк. Унтугыз сәгать ярым ашау-эчүдән, бозык уйлар һәм якынлык кылудан тыелу, калебеңне изгелеккә юнәлтеп тору бөтен кешегә дә җиңел түгелдер. Шулай да ата-баба йоласын җиренә җиткереп үтәүче милләттәшләребез дә күп икән, шөкер.

 

Якташыбыз, шагыйрәЭльмира Шәрифуллина менә нәрсә дип җавап биргән:

 

- Аллага шөкер, үземне бик яхшы хис итәм. Көн озынлыгыннан да зарланмыйм. Бик җиңел тота башладым. Күп нәрсә күңелеңне, калебеңне әзерләүдән дә килә. Организм өчен дә, үзеңне тыныч тоту өчен дә уразаның файдасы бар дип саныйм. Гомумән, ислам дине буенча нәрсә кабул ителгән, аларның барысының да адәм баласына файдасы бар, сәламәтлеген ныгытырга булыша дип уйлыйм. Дин өлкәсендә тирән белемле булмасам да, диннең файдасын гына күрәм. Әтием динне үзлегеннән өйрәнгән, мәҗлесләргә чакыралар иде, мәкаме, тавыш бик матур иде. Дини мәҗлесләрдә укып йөрде. Үзе гомере буе укытучы булган кеше. Әбекәйләребез дә намазлы кешеләр иде, Аллага шөкер. Мин шундый иманлы гаиләдә үстем. Былтыр уразаны кызларым белән бергә тоттык. Быел да бергәләшеп бу изге гамәлне башкарып чыгарбыз дип ниятләп торабыз. Иҗатымда да дин темасын читләтеп узмыйм. Дин бит ул тәрбия дигән сүз, андый шигырьләремне укучылар да яратып кабул итә. Быел ураза җәй аена туры килде. Ә җәй айларын мин оныкларыма, бакчага багышлыйм. Күбесенчә көз, кыш, яз айларында иҗат итәм. Ураза күңелне тынычландыра торган чор, Аллага шөкер, дингә мөнәсәбәтнең яхшы якка үзгәрүе мине, шагыйрә буларак, куандыра гына.

 
Чыганак: http://intertat.ru

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International